ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәлеләр сайлау участокларына гаиләләре белән килә

18 март 2018, 15:47 , Фото: chuprale-online.ru/

Чүпрәлеләр сайлау участокларына гаиләләре белән килә
Чүпрәле районы халкы Россия Президентын сайлауда аеруча активлык күрсәтә.

(Чүпрәле, 18 март, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәлеләр сайлау участокларына гаиләләре белән килә. Районы халкы Россия Президентын сайлауда аеруча активлык күрсәтә, дип яза район сайты.

Иске Чүпрәледән, Румия һәм Рамиль Бахитовлар сайлау участогына балаларын да алып килгән. Гаилә башлыгы әйтүенчә, район һәм ил тормышында катнашу традициясе алар гаиләсенә буыннан буынга күчкән. "Әти-әниләр һәрвакыт безне сайлауларга алып йөрүләрен бик яхшы хәтерлим. Әти исә, үз тавышыңны бирү мөһимлеген, кирәклеген безгә кечкенә вакыттан ук өйрәтте. Хәзер менә үзебез дә алар үрнәгендә, сәяси-мөһим чараларда гаиләбез белән катнашабыз. Без ике ул-илебезнең ватанпәрвәр сакчыларын тәрбиялибез һәм илебезнең көчле булуын, уңышлы үсүен телибез. Туган илебез - Россия белән горурланабыз һәм балаларыбызның шулай горурлануларын телибез",- диде әни кеше Румия Бахитова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10