ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Республиканың бүгенге проектлар мәктәбендә киләчәк Татарстан өчен кадрлар сайлана
Боратынский музеенда гитара сайлаганда ялгышмау кагыйдәләре белән таныштырачаклар
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте
VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы 1-5 августта Казанда узачак

Җәмгыять

Рөстәм Абязов сайлауны гаилә традициясе дип атады

18 март 2018, 15:19 , Фото: syuyumbike.ru

Рөстәм Абязов сайлауны гаилә традициясе дип атады Татарстанның халык артисты татарстанлылар сайлауга гына түгел, «Ле арт дель арко» Халыкара фестиваленең ябылу тантанасына да килер дип ышана.

(Казан, 18 март, "Татар-информ", "Сөембикә", Гөлнур Хәсәншина). Россия Федерациясе Президентын сайлауда гражданлык бурычын үтәүче сәнгать әһелләре арасында La Primavera дәүләт камера оркестрының сәнгать җитәкчесе – өлкән дирижеры, Г. Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең сәнгать эшлеклесе Рөстәм Юныс улы Абязов та бар.

"Сайлауга, әлбәттә бардым – тавышымны бирдем, – диде ул. – Бөтен гаилә белән бергә бардык! Кечкенә чакта мин үзем дә әти-әниләр белән сайлауга йөри идем. Мөгаен, Советлар Союзында ул вакытта узган бер сайлауны да калдырмаганмындыр. Бәйрәм була иде бит ул! Балалар менә хәзер шул традицияне бездән кабул итеп алалар.

Кәефләр әйбәт! Бүген безнең VI нчы «Ле арт дель арко» Халыкара фестиваленең ябылу көне дә бит әле. Шулай туры килде менә. Халык бүген сайлауга гына түгел, безнең фестивальнең ябылу тантанасына да актив килер дип көтәбез", - дигән Гөлнар Хәсәншина.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10