ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Республиканың бүгенге проектлар мәктәбендә киләчәк Татарстан өчен кадрлар сайлана
Боратынский музеенда гитара сайлаганда ялгышмау кагыйдәләре белән таныштырачаклар
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте
VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы 1-5 августта Казанда узачак

Җәмгыять

Тукай районыннан Мирзаян Шәйхетдинов 90 яшьлек юбилее көнендә Россия Президентын сайлады

18 март 2018, 15:27 , Фото: tukai-rt.ru/

Тукай районыннан Мирзаян Шәйхетдинов 90 яшьлек юбилее көнендә Россия Президентын сайлады Сайлау комиссиясе әгъзалары юбилярның өенә килгән.

(Тукай районы, 18 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Бәтке авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мирзаян Шәйхетдинов өчен РФ Президентын сайлау көне аерата истәлекле булды. Бүген, 18 мартта, ул үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Бу турыда район газетасы хәбәр итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев Мирзаян Шәйхетдиновка РФ Президентының котлау телеграммасын һәм район хакимиятенең истәлекле бүләген тапшырган.

"Мирзаян Шәйхетдинов тумышы белән Югары Суыксу авылыннан. Унбер яшен генә тутырган үсмергә колхозда да эшләргә туры килгән. 1956 елда Гөлсинә исемле кыз белән гаилә кора, төп йортта әти-әнисе, үзеннән кечерәк биш туганы белән бергәләп яшиләр. Соңрак Югары Суыксудан Бәтке авылына күчеп, шунда эшләргә карар кылалар. Мирзаян Асыл улы гомер буе нефть чыгару системасында эшли, бригадир хезмәтен башкара. Шәйхетдиновлар икесе дә гомер буе хезмәт белән яшиләр, уллары һәм кызларын да эш яратырга өйрәтеп үстерәләр. Бүген Мирзаян Шәйхетдинов бүген улы Васил һәм килене Рәйхана тәрбиясендә Яр Чаллы шәһәрендә яши. Сайлау көнендә Мирзаян Шәйхетдиновны балалары махсус Бәтке авылына – гомер иткән йортына алып кайтты. Аллага шөкер, әкренләп булса да аягында йөреп тора, матур итеп сөйләшә әле Мирзаян ага. Ил, республика җитәкчеләрен сайлауда үз гомерендә дистәләгән мәртәбә катнаша. Шулай да һәрберсенә бик җитди карый, өлкәннәр мондый сайлауларны гадәттә аерата көтеп ала", - дип яза "Якты юл" газетасы.

Шундый зур сәяси вакыйганың олы юбилее белән беркөнне дә туры килүе Мирзаян Шәйхетдинов өчен аерата кадерле икән. "Мин бик бәхетле кеше. Янымда балаларым, оныкларым, оныкчыкларым. Алар кадерендә яшим. Ә бүген минем өчен икеләтә бәйрәм. Россия Президентын сайлау юбилей көнемә туры килү белән горурланам. Ил җитәкчесеннән бары тик яхшылык кына көтәм. Ышанып тавыш бирәбез икән, президент халык өчен эшләсен иде", – дигән ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10