ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда Хезмәт Герое тыныч тормыш өчен тавышын бирде

18 март 2018, 12:59 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда Хезмәт Герое тыныч тормыш өчен тавышын бирде Азнакай районы Чалпы авылындагы 564 нче сайлау участогында көн уртасына сайлаучыларның 52 проценты тавыш биргән.

(Азнакай, 18 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Чалпы авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримов сайлау участогына тормыш иптәше Гөлнур апа белән бергә култыклашып килгән. Азнакай районы Чалпы авылындагы 564 нче сайлау участогында көн уртасына сайлаучыларның 52 проценты тавыш биргән иде, дип хәбәр итә район газетасы.

Фәхразый ага Кәримов “Коммунизмга” колхозының алдынгы комбайнчысы булган. Бүген дә күңел көрлеген, ир-егетләр егәрлеген җуймаган ветеран тырыш хезмәте өчен, Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медальләре белән дә бүләкләнгән. "Гомерем буе туган җиремдә хезмәт иттем, бәхетемне биредә таптым. Сайлаулардан бер дә калганыбыз юк, аны үзебезнең төп бурычыбыз, дип саныйм. Ил-көннәр имин, дөньяларыбыз тыныч, тормышларыбыз мул булсын", - дигән хезмәт ветераны.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10