ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша
Алабуга шәһәре башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Самара татарлары милли йолалар буенча язылыша алачак
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Җәмгыять

Зәйдә сайлау участогы ерак булган бистәләрдә яшәүчеләргә тавыш бирү уңайлыклары каралган

18 март 2018, 12:23 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәйдә сайлау участогы ерак булган бистәләрдә яшәүчеләргә тавыш бирү уңайлыклары каралган Хәтта 88 яшьлек шәһәрдәшебез үзе аяклары белән участокка килеп сайлады, ди сайлау комиссиясе рәисе.

(Зәй, 18 март, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Зәй шәһәренең Комсомол урамындагы 50 нче йортта урнашкан 1435 нче сайлау участогы шәһәрнең Гагарин урамының бер өлешен, Шанхай, Воздвиженка, Карамалы бистәләрен үз эченә ала. Биредә 1549 сайлаучы исәпләнә. Зәйдә сайлау участогы ерак булган бистәләрдә яшәүчеләргә тавыш бирү уңайлыклары каралган, дип яза район газетасы.

Сайлау комиссиясе рәисе Венера Куянова белдерүенчә, бүген сайлауларга иртәдән халык бик күп килгән. "Хәтта 88 яшьлек шәһәрдәшебез дә үз аяклары белән участокка килеп сайлады. Без өлкән яшьтәгеләргә хөрмәт йөзеннән күчтәнәчләр дә әзерләдек. Өлкәннәребез бик канәгать", - дигән Венера Александровна.

"Гомумән, әлеге участокта өлкән кешеләрнең өйләренә барып сайлату актив башкарыла. Мәсәлән, Карамалы бистәсендә яшәүче өлкән 40 кешене махсус өйләрендә сайлату оештырылган, чөнки әлеге бистә шәһәр үзәгеннән шактый ерак урнашкан. Карамалы бистәсеннән булган башка сайлаучыларга 8.30, 10.30, 11.30 да автобус маршрутлары оештырылган. Участокта сайлаучыларның үзләре белән дә аралаштык. Мәсәлән, Искәндәровлар гражданлык бурычын үтәргә гаиләләре белән килгән. Уллары Раул исә әле сайлауларда беренче мәртәбә катнаша. Зәйнең политехник колледжында укучы егет бу көннең аеруча мөһим булуын искәртте үзе өчен", дип яза район газетасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10