ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстанда 49 меңнән артык кеше Россия Президентын сайлауда беренче тапкыр катнаша

18 март 2018, 10:38

Тавыш бирү көнендә авырып яки башка нигезле сәбәпләр аркасында килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү хокукы бирелә.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Республикада Россия Президентына тавыш бирүдә беренче тапкыр 49 мең 121 кеше катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Ул беренче мәртәбә сайлауга килүчеләргә истәлекле сувенирлар тапшырылачагын әйтте.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау урыныннан ерак булган гражданнарның сайлауда катнашу мөмкинлеген булдырды. “Бу эш сайлау комиссияләре тарафыннан уздырылды. Тавыш бирү көнендә авырып яки башка нигезле сәбәпләр аркасында килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү хокукы бирелә. Участок сайлау комиссияләре андый кешеләрдән мөрәҗәгатьләрне көндезге 2 гә кадәр кабул итәчәк”, - диде ул.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10