ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Алексей Песошин Россия Президентын сайлауда катнашты

18 март 2018, 10:06 , Фото: Егор Никитин

Алексей Песошин Россия Президентын сайлауда катнашты Татарстан Премьер-министры гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президенты сайлауда катнашты.

Песошин гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде.

Биредәге сайлау участогында кешеләр арзан бәяләрдән товарлар сатып алу мөмкинлеге бар. Көнкүреш химиясеннән башлап, азык-төлеккә кадәр товарлар 30 процентлы ташлама белән сатыла, дип сөйләде ярминкә өчен җаваплы кеше Альбина Ефимова.

Пенсионер ханым Әлфия Мәһдиева сайлау участогына беренчеләрдән булып килгән. “Бу – минем өчен бик әһәмиятле вакыйга. Гаиләбез белән сайлауга киләбез”, - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10