ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Мәдәният

Минзәлә театрының Казан гастрольләре: “Иблис” килә

16 март 2018, 18:30 , Фото: Михаил Захаров

Минзәлә театрының Казан гастрольләре: “Иблис” килә 9, 10, 11 апрель көннәрендә Тинчурин театры сәхнәсендә коллектив өч яңа спектаклен күрсәтәчәк.

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Апрель аенда Минзәлә театры Казанга театр дөньясын яңгыраткан “Иблис” спектаклен алып килә. 9, 10, 11 апрель көннәрендә Тинчурин театры сәхнәсендә коллектив үзенең өч яңа спектаклен күрсәтәчәк. Бу хакта театр директоры Роберт Шәймәрданов хәбәр итә.

"23 мартта спектакльне Уфада күрсәтәбез. Аннары - Казан. Июнь аенда - Новороссийск. Әле Хакасия, Алтайга гастрольләр көтелә. "Иблис"театр дөньясында зур шау-шу тудырды. Безне бөтен җиргә чакыралар", - ди директор.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Казан гастрольләре Җәвид Хөсәеннең шигъри әсәре буенча куелган “Иблис” спектакле белән башланып китә. Шигъри әсәрне татарчага Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән. Куючы режиссер – Сергей Потапов.

10 декабрьдә театр А.Островский буенча куелган “Яшенле яңгыр” спектакле тәкъдим итә. Гастрольләр Аяз Гыйләҗевның “Кара күзле кызлар” комедиясе белән ябыла. Сәхнә әсәрен театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов куйган.

“Иблис” һәм “Яшенле яңгыр” – “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган спектакльләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10