ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

З.Сөнгатуллина “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең горурлыгы дип Р.Гатинны атады

16 март 2018, 18:25 , Фото: фестивальнең матбугат хезмәте, Рамил Гали

З.Сөнгатуллина “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең горурлыгы дип Р.Гатинны атады "Бу бит искиткеч очрак! “Йолдызлык” егете “Ла Скала”да чыгыш ясый", - диде Зилә Сөнгатуллина.

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең иң зур горурлыгы – Рузил Гатин. Бу турыда Зилә Сөнгатуллина "Татар-информ" хәбәрчесенә  “Йолдызлыкның” Чистайда үткән зона гала-концертында әйтте.

“Безнең фестивальдән бик күп сәхнә осталары чыкты. Әмма Рүзил Гатин... Бу бит искиткеч очрак! “Йолдызлык” егете “Ла Скала”да чыгыш ясый! Татарстанда “Төреквидение” конкурсы да булган иде әле. Анда безнең Айдар Сөләйманов икенче урын алды. Булсын, икенче урын булсын, мин аны барыбер җиңүче дип саныйм. Фестиваль сәхнәсеннән яшь талантлар Татарстанның атказанган артистлары булып китәләр. Бу безнең өчен бик зур горурлык. Без чын сәнгать кешеләрен чыгардык. “Йолдызлык” баласы физика өлкәсенә китсә дә, ул бала бик яхшы физик булачак, чөнки безнең фестиваль 20 елга алга карый һәм эш сөючән, тырыш шәхесләрне тәрбияли”, - диде Зилә Сөнгатуллина.

Профессор Зилә Сөнгатуллина сүзләренчә, Чистай районы биючеләренең һәм сүз осталарының дәрәҗәләре, җырчылардан аермалы буларак, бераз кимегән. “Чистайда яхшы җырчылар бик күп. "Хореография" һәм "Конферанс" номинацияләрендә катнашучыларның дәрәҗәләре бераз кимүен дә аңлатып була. Һәр елны шундый күренеш була инде ул. Ул закончалык. Шулай да, балалар барысы да талантка ия. Бу балаларны гала-концертка сайлап алганнар икән, димәк, алар яхшы әзерләнгәннәр.”

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссёр Владимир Аносов сүзләренчә, татар биюләре фестивальдә бик еш уңыш казана. “Фестиваль татар мәдәниятенең үзенчәлекләрен саклап кала һәм үстерә. Татар мәдәниятенкен генә дә түгел, фестивальдә бар мәдәниятләр дә бер дәрәҗәдә үсә һәм яңа яклардан ачыла. Безнең фестивальнең өстенлеге кешеләрне мәдәниятле итүдә. “Йолдызлык” сәхнәсенә чыккан бар бала да рухи яктан байый һәм үсә. Безнең сәхнәдән үткән миллион баланың һәммәсе дә мәдәниятле, оста шәхес”, - диде Аносов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10