ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Коръән укучыларның Мәскәү халыкара конкурсы Кувейтта тәкъдим ителде

15 март 2018, 19:58 , Фото: Рамиль Гали

Коръән укучыларның Мәскәү халыкара конкурсы Кувейтта тәкъдим ителде Кувейтта Коръән уку буенча халыкара конкурслар координацион советының утырышы узды.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”). Россия Мөфтиләр шурасы белән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Коръән уку буенча халыкара конкурслар һәм премияләр координацион советының икенче утырышында катнашты. Чара Кувейт дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы химаясында узды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чарада бөтен дөньядан халыкара конкурсларның оештыру комитетлары вәкилләре катнашты һәм 16 ил тарафыннан тәкъдим ителде, алар арасында Согуд Гарәбстаны, Марокко, Тунис, Алжир, Мисыр, Иордания, Россия, Хорватия һ.б. бар иде.

Кувейт вакыфлар һәм ислам эшләре министрының Изге Коръән эшләре буенча урынбасары Валид Аш-Шуайба җитәкчелегендә узган утырышта халыкара конкурсларны оештыру дәрәҗәсен күтәрү, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген көчәтү, Изге Коръәнне дөрес укуны популярлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10