ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак
Чирмешәндә сарыкларны "электрон көтүче" саклый
Рөстәм Миңнеханов "Автодор" башлыгы белән Татарстан юллары турында сөйләште
Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Дин

Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Татарстан мөфтиятендә булды

14 март 2018, 20:31 , Фото: dumrt.ru

Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Татарстан мөфтиятендә булды Очрашуда үзара хезмәттәшлек алып бару юнәлешләре һәм мөмкинлекләре буенча сөйләшүләр узды.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган белән беренче тапкыр күрешеп очрашты. Бу хакта Диния нәзарәте хәбәр итә.

Әхмәт Садыйк Доган Татарстандагы ислам үсеше тарихы, Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтенең төп эш юнәлешләре, республикадагы дини вәзгыять, күренекле татар дин әһелләре белән танышу максатыннан мөфтияткә килде.

Камил хәзрәт кунакка шулай ук татарларның һәм Казан шәһәренең ислам дөньясында тоткан урыны, мөселман инфраструктурасын киңәйтә торган проектлар һәм Татарстан мөфтиятенең мәдәни, рухи-мәгърифәт элемтәләре, социаль, шулай ук хәйрия проектларын тормышка ашыру буенча Төркия институтлары белән багланышлар урнаштыру турында сөйләде.

Очрашу ахырында киләчәктә үзара хезмәттәшлек алып бару юнәлешләре һәм мөмкинлекләре буенча сөйләшүләр узды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10