ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Җәмгыять

Казаннан Ярославльгә яңа авиарейс ачыла

14 март 2018, 21:23

Юлда булу вакыты бер сәгатьтән азрак кына артык.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). 26 марттан “ЮВТ-Аэро” авиакомпаниясе Казаннан Ярославльгә яңа рейс ача. Рейслар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе булачак, дип хәбәр итә авиакомпания матбугат хезмәте.

Казаннан очып китү вакыты 16.40 сәгать, Ярославльдан – 18.40. 50 кеше сыйдырышлы CRJ-200 самолетының юлда булу вакыты 1 сәгатьтән артык. Рейсларга билетлар сатыла башлаган.

“Рейслар Россия Һава транспорты федераль агентлыгы, Ярославль өлкәсе һәм Татарстан Республикасы ягыннан консолидацияләнгән бюджеттан субсидияләү хисабына башкарылачак”, - диелгән компания хәбәрендә.

Ярославль өлкәсе белән Татарстан арасындагы туры авиаочыш туристлык һәм инвестицион мөмкинлекләр ачачак, дип белдерә “ЮВТ-Аэро” авиакомпаниясе директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары Станислав Козленко.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10