ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак
Чирмешәндә сарыкларны "электрон көтүче" саклый
Рөстәм Миңнеханов "Автодор" башлыгы белән Татарстан юллары турында сөйләште
Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Җәмгыять

Башкортстан юлында туңып үлгән крокодил тапканнар

14 март 2018, 20:14

Башкортстанда яшәүчеләр гадәти булмаган табылдык фотосын соцчелтәргә куйган.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Башкортстанда яшәүчеләр туңган крокодил тапканнар һәм гадәти булмаган табылдык фотосын соцчелтәргә куйганнар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Фото авторы сөйләвенчә, крокодилны юлда әнисе тапкан.

“Әни төнге сменадан соң, иртән Баймактан кайткан. Баймак районының Сибай белән Мукасово авыллары арасындагы юлда крокодилга охшаш нәрсә күргән, әмма аны боз кисәге дип уйлаган. Икенче көнне без иртән гаилә белән Сибага киттек, ул “боз кисәге” анда ята иде. Без карарга туктадык, ул туңып үлгән крокодил иде. Аның ярты койрыгы һәм арткы аяклары юк. Без аны үзебез белән алмадык, әмма икенче көнне ул анда юк иде”, - дип язган фото авторы.

Социаль челтәрдән кулланучылар крокодил күчмә зоопарктан төшеп калган, дип фаразлый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10