ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак
Чирмешәндә сарыкларны "электрон көтүче" саклый
Рөстәм Миңнеханов "Автодор" башлыгы белән Татарстан юллары турында сөйләште
Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Мәдәният

Олег Табаковның укучысы яраткан укытучысына саубуллашу хаты язган

14 март 2018, 20:43

Олег Табаковның укучысы яраткан укытучысына саубуллашу хаты язган 2010 елның җәендә Чаллы гимназиясен тәмамлаган Альбина Кабалина, зур конкурстан узып, Олег Табаковның Мәскәү театр мәктәбенә укырга кергән.

(Чаллы, 14 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәметдинова). Олег Табаковның Чаллы укучысы Альбина Кабалина яраткан укытучысына саубуллашу хаты язган һәм социаль челтәрдә үз битендә урнаштырган.

2010 елның җәендә Чаллының Давыдов исемендәге гимназиясен тәмамлаган Альбина Кабалина зур конкурстан узып, Олег Табаковның Мәскәү театр мәктәбенә укырга кергән. Ул вакытта 24 урынга ике меңнән артык кеше дәгъва иткән.

Хәзер Кабалина – чын артистка, карьера баскычында уңышлы күтәрелә.

Бөек артистның үлеме турында билгеле булгач, Кабалина социаль челтәрләрдә үз битендә укытучысы белән саубуллашу хатын урнаштырган.

“Олег Палыч, сөйкемлем минем. Көллияткә укырга кергәннән бирле бу көннән курыктым. Минем сезгә һәр көнне мине сайлап хаталанмавыгызны исбатлыйсым килде. Мин үземне “Табачонок” дип горурланып әйтәм. Очрашканда, сезне һәрвакыт кысып кочаклый идем. Сез мине “Малышок” дип атый идегез. Сез мине яраттыгыз һәм миңа ышандыгыз! Бүген күпләрнең йөрәге яраланды. Әле безгә күпне күрәсе бар. Сез мәхәббәт белән сугарылган матур тормыш кичердегез! Бу дөньяда күпме көч, талант, юмор, ышаныч, изгелек калдырдыгыз! Кайчан булса да без очрашачакбыз һәм озак сөйләшәчәкбез. Сез ябыктыңмы һәм чәчеңне тарый башладыңмы, дип сораячаксыз. Ә мин кызарырмын...  Сезнең Малышок”.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10