ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак
Чирмешәндә сарыкларны "электрон көтүче" саклый
Рөстәм Миңнеханов "Автодор" башлыгы белән Татарстан юллары турында сөйләште
Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Хәвеф-хәтәр

Казанда бәрелешкән автомобильләр видеосы пәйда булды

14 март 2018, 19:02

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Дәрвишләр бистәсендә булган.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Социаль челтәрдә ике җиңел машинаның “маңгайга-маңгай” бәрелешкән видеосы пәйда булды.

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Дәрвишләр бистәсендә Мир урамында булган.

Видеоязма кадрларында икенчел юлдан зур тизлек белән йөк машинасы килеп чыга. Төп юлдан хәрәкәт итүче җиңел машина йөк машинасы белән бәрелешмәс өчен каршы як полосага чыга һәм башка автомобиль белән кара-каршы бәрелешә. Йөк машинасы йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урыныннан киткән.

Зыян күрүчеләр турында хәбәр юк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10