ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак
Чирмешәндә сарыкларны "электрон көтүче" саклый
Рөстәм Миңнеханов "Автодор" башлыгы белән Татарстан юллары турында сөйләште
Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Җәмгыять

Дәүләт хезмәтләре сайтында паркларны төзекләндерү буенча тәкъдим язып була

14 март 2018, 17:05 , Фото: Салават Камалетдинов

Дәүләт хезмәтләре сайтында паркларны төзекләндерү буенча тәкъдим язып була Татарстан кешеләре, “Иҗтимагый киңлекләрне үстерү” республика программасы өчен, өстенлекләрне билгели ала.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Оксана Романова). Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайтында паркларны, скверларны, мәйданнарны һәм башка иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча шәхси теләкне белдерү мөмкинлеге бирә торган яңа опция барлыкка килде. Бу хакта матбугат конференциясендә республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте. Ул мондый инициатива Россиядә беренче тапкыр гамәлгә ашырылуын ассызыклады.

Сайтның баш битендә “Открытый Татарстан” бүлегендә “Опросы жителей” өстәмә битендә теркәлгән кулланучылар 21 майга кадәр онлайн-режимда үзләре кирәк дип тапкан территорияне төзекләндерү өчен, тавыш бирә ала.

Нәтиҗәләргә анализ ясалачак, иң күп тавыш җыйган объектларны 2019 елгы иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча республика программасына кертәчәкләр. Нәтиҗәләрне июньнең соңгы декадасында игълан итәчәкләр.

Инде хәзер үк сервиска якындагы биш елда, 2022 елга кадәр төзекләндерергә кирәк булган, 216 объект исемлеге кертелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10