ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак
Чирмешәндә сарыкларны "электрон көтүче" саклый
Рөстәм Миңнеханов "Автодор" башлыгы белән Татарстан юллары турында сөйләште
Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Сәясәт

М.Шаһиәхмәтов: Татарстан сайлаучыларының 65 процентын видеокамера күзәтәчәк

14 март 2018, 14:33 , Фото: Ильнар Тухбатов

М.Шаһиәхмәтов: Татарстан сайлаучыларының 65 процентын видеокамера күзәтәчәк Казанда сайлау участокларының 96 процентына видеокүзәтү урнаштырылган.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Россия Президентын сайлау көнендә Татарстан сайлаучыларының 65 проценты видеокамералар күзәтүе астында булачак. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидһәт Шаһиәхмәтов әйтте.

“Бүгенге көндә барлыгы 1005 камера монтажланган, соңгы әзерлек эшләре бара. Республикадагы сайлаучылар исәбе буенча, сайлаучыларның 65 проценты видеокамералар күзәтүендә булачак”, - дип әйтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Шаһиәхмәтов сүзләренчә, Казанда сайлау участокларының 96 процентына видеокүзәтү урнаштырылган.

“Бердәнбер аерма шунда, камералар беренче тапкыр барлык участоклардан протоколлар киләчәк территориаль сайлау комиссияләрендә урнаштырылачак. Территориаль комиссия үзе җаваплы булган территория буенча бюллетеньнәр кабул итәчәк һәм санаячак”, - диде республика сайлау комиссиясе рәисе.

Сайтта биреләчәк сылтама буенча, теләсә кайсы кеше реаль вакыт режимында тавышларны санауны карый алачак. Башка илләр белән чагыштырганда, Россиядә тавыш бирү һәм тавышларны санау барышы контроле өчен җитди мөмкинлекләр тудырылган, дип билгеләп үтте Шаһиәхмәтов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10