ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Икътисад

Казан вертолет заводында яңа цех эшли башлады

14 март 2018, 11:12 , Фото: Рустам Кильсинбаев

Казан вертолет заводында яңа цех эшли башлады  Яңа цех ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры Андрей Богинский катнашты.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Бүген Казан вертолет заводында яңа гальваник җитештерү цехы ачылды. Цехны эшләтеп җибәрүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры Андрей Богинский катнашты.

Җитештерүне модернизацияләү заводка хезмәт җитештерүчәнлеген 15 процентка арттыру мөмкинлеген бирә. Проектка 2 млрд сум инвестиция кертелгән. Шуның 70 проценты үз акчабыз, калган 30 проценты федераль бюджеттан алынган.

Яңа корпуста урнаштырылган заманча насослы агымсуларны чистарту станциясе елына 2,3 млн сум акчаны янга калдыру мөмкинлеген бирә.

Яңа технология 87 процент агымсуны технологик процесска яңадан кайтара һәм энергочыганакларны 40 процентка кадәр экономияләү мөмкинлеген бирә. Шәһәр канализациясенә ыргыту 91 процентка кадәр кимергә тиеш.

Бүген ачылган 12 мең квадрат метрдагы гальваник цех корпусы берничә участокны берләштерә һәм иске типтагы чистарту корылмаларын юк итә. Җитештерү мәйданын ул 27 процентка киметә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10