ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кемерово өлкәсе Сабан туенда милли костюм һәм милли утарлар бәйгесе узачак
КФУ эксперты Татарстанга яхшы һава торышының кайчан әйләнеп кайтачагы турында сөйләде
Дәүләт федераль статистика хезмәте бензин бәясенең төшүен әйтте
Бүген Татарстанда өч никахка ике аерылышу туры килә
Дөнья чемпионаты мәйданнарындагы газон мәктәп һәм скверларга күчәчәк

Фән һәм мәгариф

Татарстан Президенты “Зур гаилә уеннары” һәм “Без бергә” фестивальләрендә булды

13 март 2018, 15:56 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты “Зур гаилә уеннары” һәм “Без бергә” фестивальләрендә булды     181нче мәктәптә узган “Зур гаилә уеннары – ГТОга бөтен гаилә белән” фестивале мәйданында Рөстәм Миңнеханов электрон тирда винтовкадан атты.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның 181нче мәктәбендә булды. Мәртәбәле кунак “Зур гаилә уеннары” һәм “Без бергә” фестивальләрендә катнашучылар белән очрашты.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. МиннихановымМБОУ "Многопрофильная школа № 181" Советского района г. Казани

Рөстәм Миңнеханов мәктәп ашханәсендә, аннан фестиваль мәйданнарында булды. “Зур гаилә уеннары – ГТОга бөтен гаилә белән” фестивале мәйданында Миңнеханов электрон тирда винтовкадан атты.

Ул декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсен һәм “Минем Россия” фотокүргәзмәсен карады. Моннан тыш, Татарстан Президенты “Без бергә” республика фестивале кунагы булды.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. МиннихановымМБОУ "Многопрофильная школа № 181" Советского района г. Казани

“Без мираска йорт, акча калдыра алабыз. Әмма иң мөһиме – белем. Шуңа күрә балаларга сыйфатлы белем бирергә кирәк. Республикада аның өчен күп нәрсә эшләнә. Мәктәпләрнең матди-техник базасы ныгытыла, яңа технлолгияләр кулланыла. Билгеле, бу эштә ата-аналар катнашуы да мөһим”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10