ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Илнур Хәмидуллин Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде

13 март 2018, 14:33

Теләче районы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Рөстәм Нуруллин февраль башында үз вазифасыннан китте.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Моңа кадәр Теләче авыл җирлеге Башкарма комитетын җитәкләгән Илнур Хәмидуллин район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Әлеге карарны район советы депутатлары чираттан тыш утырышта кабул итте. Шул хактагы документ Татарстан хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Теләче районы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Рөстәм Нуруллин февраль башында үз вазифасыннан китте. Ул әлеге вазифаны 2015 елның октябреннән бирле башкарды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10