ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Мәдәният

Татар телендәге «Байгал» фильмының премьерасы 11 апрельгә билгеләнгән

13 март 2018, 14:34 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татар телендәге «Байгал» фильмының премьерасы 11 апрельгә билгеләнгән Россиянең танылган актеры Владимир Вдовиченков катнашындагы картинаны төшерү эшләре март бәйрәмнәрендә төгәлләнде.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Татарстан режиссеры һәм Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров бер елдан артык төшергән «Байгал» нәфис фильмының кайчан күрсәтеләчәген әйтте. 11 апрель көнне Казанның 270 урынлы «Парк Хаус» сәүдә үзәге кино залында фильм беренче тапкыр тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр игътибарына тәкъдим ителәчәк.

Россиянең танылган актеры Владимир Вдовиченков катнашындагы картинаны төшерү эшләре март бәйрәмнәрендә төгәлләнде, диде режиссер. Аңа төс һәм тавыш коррекциясе үткәрелгән, фильм Мәскәүдә яңадан яздырылган.

Детектив элементлары кергән тулы метражлы «Байгал» мелодрамасын төшерү эшләре 2016 елда башланды.

Картинаны прокатка чыгарыр алдыннан, Илдар Ягъфәров аны Россия һәм чит ил кинотеатрларында күрсәтергә ниятли. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10