ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт

Татарстанда Россия Президентын сайлау халыкара күзәтүчеләр катнашында узачак

13 март 2018, 13:14

Татарстанда Россия Президентын сайлау халыкара күзәтүчеләр катнашында узачак Республикада сайлаулар барышын Белоруссия һәм Россия Берлегенең Парламент җыены, шулай ук Шанхай хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре күзәтәчәк.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда Россия Президентын сайлау халыкара күзәтүчеләр катнашында узачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Сайлау вакытында җәмәгать контроле киңәйтелә. Татарстан Иҗтимагый палатасының сайлау участокларында үз күзәтүчеләрен билгеләргә хакы бар. Без күзәтүчеләр шактый күп булыр дип уйлыйбыз. Инде бүген үк республикада Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы миссиясен тәкъдим итүче халыкара күзәтүчеләр эшли. Шулай ук Белоруссия һәм Россия Берлегенең Парламент җыены, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре (һ.б.) килүен дә көтәбез», - дип хәбәр итте ул.

Кунаклар республика территориясендә тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү процессын күзәтәчәк. Аерым алганда, Белоруссия, Казахстан һәм Үзбәкстан вәкилләренең килүе көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10