ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр
Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала
Казанга Герхард Шредер килә
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

Икътисад

Бөтендөнья татар конгрессы бинасын төзекләндерү эшләре 54 миллион сумга төшәчәк

13 март 2018, 11:23

Быел бинаның фасадын ремонтлыйлар, эчке өлешен реставрациялиләр.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Казандагы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасын төзекләндерү эшләре 54 миллион сумга төшәчәк. Ремонт эшләренә акча республика казнасыннан бүлеп бирелә. Дәүләт сатып алулары порталында шул хактагы мәгълүмат урнаштырылган.

Карл Маркс урамында урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы бинасын төзекләндерү быелның ноябрь ахырында төгәлләнер, дип көтелә. Подрядчы 26 марттагы аукционда ачыкланачак. Эшләрнең заказчысы – республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе.

Ремонт эшләре барышында төзүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессы бинасының 1,3 мең квадрат метр мәйданны биләгән фасадын, эчке өлешен реставрацияләү бурычы тора. Бинаны тарихи төгәллекне саклап төзекләндерәчәкләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10