ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Спорт

Татарстан биатлончысы Паралимпиадада көмеш медаль яулады

13 март 2018, 09:25

Сочидагы Паралимпия уеннарында Марта Зәйнуллина чаңгы спринтында өченче урынны алган иде.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан биатлончысы Марта Зәйнуллина Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узган Паралимпия уеннарында көмеш медаль яулады, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Түбән Кама спортчысы 10 чакрым дистанциядә шәхси ярышта икенче булып килде. Ул әлеге араны 43 минут 52,1 секунд эчендә узды. Зәйнуллина өчен бу – быелгы Паралимпиадада беренче медаль.

Россиянең тагын бер спортчысы – Ирина Гуляева бронза медальгә лаек булды.

2014 елда Сочида узган Паралимпия уеннарында Марта Зәйнуллина чаңгы спринтында өченче урынны алган иде. Ә 2015 елда ул биатлон буенча дөнья чемпионы титулын яулады. 

Моңа кадәр "Татар-информ" Марта Зәйнуллина Паралимпия уеннарында дүртенче урында калды, дип хәбәр иткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10