ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр
Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала
Казанга Герхард Шредер килә
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

Мәдәният

Мөслимдә сайлау алдыннан бәйрәм чаралары уза

13 март 2018, 03:00

Мөслим район җирлегендә дә мәдәни чаралар сайлау алды кампаниясе эшчәнлеге белән үрелеп бара.

 (Мөслим, 13 март, "Татар-информ", "Авыл утлары", Мөнирә Арсланова). 18 март көнне Россиядә Президент сайлаулары үтәчәк. Республика күләмендәге, шул исәптән Мөслим район җирлегендә дә мәдәни чаралар сайлау алды кампаниясе эшчәнлеге белән үрелеп бара, дип яза җирле басма.

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында башкалабыздан килгән сәнгать осталары концерты булды. Яшь җырчылар Дмитрий Босов һәм Гөлнара Байназарова, “Казан кичләре” бию ансамбле мөслимлеләргә матур ял киче бүләк иттеләр. Моңа кадәр Мөслим сәхнәсеннән чит телдә опера арияләре яңгыраганы булды микән? Саф, көчле тавыш белән башкарган җырларны, биюләрне тамашачылар “Браво!” дип алкышлады. Концертны “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев башкаруындагы нәфис сүз бербөтен итте. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Рүзәл Әхмәдиев концертка килгән һәм килми калган барлык гүзәл затларга чын күңелдән тәбрикләүләрен җиткерде.

Берничә көн алдан мөслимлеләргә Минзәлә татар дәүләт драма театры Н.Островский ның “Яшенле яңгыр” (“Гроза”) әсәрен тәкдим итте. Спектакльне өлкән сыйныф укучылары да яратып карады. Спектакльдә якташыбыз – Метрәй авылы егете Илмир Кашапов та катнаша. Хезмәттәшләре аның турында “өметле егет” ди. Без Илмирны киләчәктә төп рольләрдә күрергә өметләнәбез.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10