ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чүпрәледә гаиләләр ГТО тапшырды

13 март 2018, 07:00

Чүпрәледә гаиләләр ГТО тапшырды Командадагы һәр кеше урыннан озынлыкка сикерү, йөзү, пневматик винтовкадан ату, турникта тартылу һ.б. осталыкларын күрсәттеләр.

(Чүпрәле, 13 март, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Язның беренче бәйрәмен Чүпрәле районында яшәүчеләр сәламәтлек өчен файдага үткәрде. Күп профильле лицей һәм "Акчарлак" йөзү бассейны залларында спортны яшәү рәвеше иткән алты гаилә ГТОның кышкы фестивале кысаларында ярышка чыкты, дип яза җирле басма.

Һәр гаилә бер команда булып стартка басты, ә команда составында дүрт кеше – әти – әни һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге ике бала. Катнашучылар тату һәм зур бер коллективка берләшеп, бер – берсенә ярдәмләшеп, билгеләнгән этаплар буенча ГТО билгеләренә туры килерлек балл җыярга тиешләр иде. Командадагы һәр кеше урыннан озынлыкка сикерү, йөзү, пневматик винтовкадан ату, идәнгә ятып кул өстендә гәүдәне күтәрү, турникта тартылу һәм баскан килеш алга бөгелү кебек төрләр буенча үзенең осталыгын күрсәтте. Киеренке ярышта һәр гаилә күбрәк балл җыярга тырышты. Барлык күрсәткечләр буенча гомуми нәтиҗә ясаганнан соң Уби авылыннан килгән Черновлар гаиләсе 920 балл җыеп беренче урынны яулады. 890 һәм 784 балл җыйган Михайловлар (Хорновар – Шигали) һәм Юмановлар (Чуваш Бизнәсе) гаиләләре икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Матак авылында яшәүче Шингаревлар гаиләсе – 777, Городищедан Мокшиннар гаиләсе – 708 һәм Шланга авылыннан килгән Мөхәммәтҗановлар гаиләсе 613 балл җыйды. Командаларның һәркайсы ярышка зур әзерлек белән килгән иде, җиңүгә омтылыш ярышның һәр этабында сизелеп торды. Лицейда укучы кызлар төркеменең бик матур биюләре дә спорт бәйрәменә ямь өстәде.

Ярышучылар һәм җанатарлар фестивальне оештыручы мәгариф, спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек хезмәткәрләренә, гадел нәтиҗәләр чыгаручы хөкемдарларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10