ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда бер ай эчендә 33 мең тонна ашлык һәм азык-төлекнең сыйфатын тикшергәннәр

12 март 2018, 20:38

Ашлык сыйфатын һәм куркынычсызлыгын билгеләүче 5,5 меңнән артык тикшеренү уздырылган.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Татарстанда февраль аенда 33,3 мең тонна бөртек һәм аннан эшләнгән азык-төлекнең сыйфатлы һәм куркынычсыз булуы тикшеренүләр нәтиҗәсендә расланган. Татарстанда Сыйфатны бәяләү үзәге филиалы белгечләре 5568 тикшеренү үткәргән. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук 388 тикшеренү үсемлекләр карантины өлкәсендә, 127 – бөртек, ярма, катнаш азык һәм аның компонентлары сыйфатын һәм куркынычсызлыгын билгеләү буенча үткәрелгән.

3,6 мең сыйфатсыз продукция ачыкланган. Аерым алганда, 1,2 тонна продукция икмәк запасларында, 1 мең тонна ис буенча кимчелек, 40 тоннасы куркынычсызлык күрсәткечләре тиешле дәрәҗәдән артып китү буенча табылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10