ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр
Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала
Казанга Герхард Шредер килә
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

Җәмгыять

Татарстанда беренче баласын тапкан 162 яшь әнигә пособие билгеләнгән

12 март 2018, 19:47

Татарстанда беренче баласын тапкан 162 яшь әнигә пособие билгеләнгән   Әлеге пособие 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын алып кайткан яисә уллыкка алган аналарга бирелә.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Татарстанда беренче баласын тапкан 162 яшь әнигә айлык акчалата яңа пособие 2018 елның 1 гыйнварыннан билгеләнгән. Бу хакта бүген Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан әниләре өчен быел пособие күләме 8490 сум. Бу 2017 елның II кварталында республикада балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы. Әлеге пособие 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын алып кайткан яисә уллыкка алган аналарга бирелә.

Шул ук вакытта программада мәҗбүри шартлар бар. Ана һәм бала Россия Федерациясе гражданнары булырга һәм даими рәвештә илдә яшәргә тиеш.

Гаиләнең җан башына уртача кереме эшкә яраклы кешенең яшәү минимумыннан бер тапкыр ярымнан артмаска тиеш. Ул Татарстанда 2017 елның II кварталында 13 мең 713сум итеп билгеләнгән. Өч кешедән торган гаилә, мәсәлән, әлеге пособиене айлык уртача керем 41 мең 139 сумнан артмаган очракта алачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10