ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Мәскәүдә “Тукай белән рухланган” документаль фильмын тәкъдим иттеләр

12 март 2018, 17:50

Мәскәүдә “Тукай белән рухланган” документаль фильмын тәкъдим иттеләр   Фильмның герое – Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “La Primavera” камера оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязов.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Мәскәүдә Милләтләр йортында “Милли кинематографлар киноклубы” проекты кысаларында “Вдохновленный Тукаем” - “Тукай белән рухланган” документаль фильмын күрсәттеләр. Милләтләр йортында кино караудан тыш, тамашачылар кинорежиссер, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Николай Морозов, шулай ук Татарстанның халык артисты, Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «La Primavera» камера оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязов һәм кинопродюсер Кузьма Морозов белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Тукай белән рухланган” документаль фильмын Мәскәү тамашачысына Николай Алексеевич Морозов тәкъдим итте. Картина 2011 елда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә төшерелгән.

Фильмның төп герое - Габдулла Тукай поэзиясе мотивлары буенча оркестр белән скрипка өчен сюита тудырган композитор Рөстәм Абязов фильмда төшүе турында сөйләде. Фильм геройлары картинаны төшерү процессы турында кызыклы фактлар белән уртаклашты.

Иҗади очрашу соңында кыскаметражлы “№9” картинасы күрсәтелде. Музыкаль нәфис фильмны Николай Морозовның укучысы Юрий Данилов төшергән. Биредә төп рольне шулай ук Рөстәм Абязов уйнаган.

Мәскәүдә Милләтләр йортында “Милли кинематографлар киноклубы” проекты кысаларында башкала халкын алга табан да кино сәнгатенең күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү планлаштырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10