ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Татар-информ”да “Хозур ТВ” мөселман телеканалы турында сөйләшәчәкләр

12 март 2018, 16:01

“Татар-информ”да “Хозур ТВ” мөселман телеканалы турында сөйләшәчәкләр Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 13 мартта, "Татар-информ" матбугат үзәгендә “Хозур ТВ” мөселман телеканалына багышланган матбугат конференциясе була. 

Спикерлар - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин һәм "Таттелеком" ААҖнең маркетинг буенча директоры Александр Смирнов.

Очрашуда сүз "Хозур ТВ" мөселман телеканалының сынау режимында эфирга чыгуы хакында барачак. Очрашу 14 сәгатьтә башлана.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10