ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 51 яшьлек исерек ир-ат яшь егеткә аткан

12 март 2018, 15:49

Әлеге фаҗига Яшел Үзән районының “Чайка” турбазасында килеп чыккан.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Татарстанда 51 яшьлек исерек ир-ат 23 яшьлек егетка аткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә, 11 мартта, Яшел Үзән районының “Чайка” турбазасында исерек ир-ат травматик пистолеттан яшь егеткә ата башлаган. Ике ядрә егетнең муенын һәм аркасын яралаган. Аны хастаханәгә озатканнар.

Җәнҗалчыны тоткарлаганнар. Әлеге факт буенча “Явыз ният белән сәламәтлеккә уртача зыян салу “ маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10