ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Татар дөньясы

Әлфия Авзаловага багышланган “Дулкыннар” конкурсының җиңүчеләре 16 мартта билгеле булачак

12 март 2018, 16:13 , Фото: Султан Исхаков

Әлфия Авзаловага багышланган “Дулкыннар” конкурсының җиңүчеләре 16 мартта билгеле булачак Быел конкурста катнашу өчен меңнән артык гариза кабул ителгән.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). “Дулкыннар” XIII Республика балалар иҗаты конкурсы нәтиҗәләре буенча гала концерт 16 мартта Татарстан халыклары Дуслык йорты сәхнәсендә узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында  Әлфия Авзаловага багышланган әлеге бәйге турында матбугат конференциясендә “Дулкыннар” республикакүләм конкурсының оештыру комитеты рәисе, “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Алсу Хафизова әйтте.

“Дулкыннар” һәр ел саен халкыбызның билгеле бер танылган шәхесенә багышлана. Быелгы конкурс татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың 85 еллыгын колачлый, - ди Алсу Хафизова. -  Конкурсантлар Ә. Авзалова репертуарындагы әсәрләрне җырлый. Ә нәфис сүз номинациясендә катнашучылар Ә.Авзалова башкарган җырларны шигырь итеп сөйли. Рәсем номинациясендә Әлфия апаның портретларын ясап җибәрделәр. Рәсем буенча нәтиҗәләр “Идел” яшьләр үзәгенең рәсми сайтында урнаштырылды инде. Калган өч номинациянең җиңүчеләрен 16 март көнне Татарстан халыклары Дуслык йорты сәхнәсендә узачак гала-концерт вакытында игълан итәчәкбез”.

Исегезгә төшерәбез, "Дулкыннар" конкурсын “Идел” яшьләр үзәге Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештыра.

“Дулкыннар” конкурсының статусы республика күләм булса да, быел проектта Башкортстан, Удмуртия һәм Марий-Элдан да гаризалар кабул ителгән. 

Проектта 6 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар һәм аннан да өлкәнрәк яшьләр (урта һәм югары белем бирү оешмалары студентлары) катнаша. Шунысы игътибарга лаек, конкурста катнашу өчен, быел меңнән артык гариза кабул ителгән.

Конкурсантлар дүрт номинациядә үз сәләтләрен күрсәтә: вокал; рәсем; нәфис сүз, конферанс; оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр.

Конкурсантларга бәяне Миңгол Галиев, Луара Шакирҗанова, Мөнирә Хәбибуллина, Сәгыйть Хәбибуллин, Мөдәррис Минһаҗев, Рамилә Сәхәбетдинова, Фәнис Кәлимуллин, Флера Хәмитова, Зөфәр Гыймаев, Альберт Шиабиев бирә. 

“Дулкыннар” проекты татарның танылган шәхесләрен пропагандалауны, яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куя, - ди Рамилә Сәхәбетдинова. - Быел аеруча актив катнашкан районнар бар. Алар һәрбер номинациядә сәләтләрен күрсәтә. Саба, Арча, Яшел Үзән, Лениногорский районы балалары аеруча актив булды. Конкурста катнашкан, анда җиңү яулаган балалар турында “Яңа Гасыр” телевидениесе зур репортажлар да әзерли. Рәсем номинациясенә җибәрелгән иҗат җимешләреннән күргәзмәне шулай ук, Татарстан халыклары Дуслык йортында тамаша кылырга мөмкин булачак”.

2009 елда “Дулкыннар” конкурсы Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин иҗатына багышланган иде. Бу елны бәйгедә җырчы Азат Кәримов гран-при иясе итеп танылды. Матбугат очрашуында Азат “Дулкыннар проектының үз иҗатында зур роль уйнаганлыгы турында әйтеп узды. Җырчы егет шушы конкурс аша олы иҗат юлына старт алган.

Матбугат конференциясендә “Дулкыннар” республикакүләм конкурсының оештыру комитеты рәисе, “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Алсу Хафизова, “Яңа Гасыр” телеканалы балалар һәм яшьләр редакциясе директоры, “Дулкыннар” конкурсының “нәфис сүз” номинациясенең жюри әгъзасы Рамилә Сәхәбетдинова, “Дулкыннар” кокурсының 2009 елгы гран-при иясе Азат Кәримов катнашты.

Чара “Татар-информ” сайтында онлайн трансляцияләнде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10