ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда тавыш бирү көнендә сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк

12 март 2018, 10:12 , Фото: Ильнар Тухбатов

Казанда тавыш бирү көнендә сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк Шәһәрдә яшәүчеләргә азык-төлек һәм көнкүреш химиясе товарларын арзанрак бәягә сатып алу мөмкинлеге тудырыла.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Россия Президентын сайлау көнендә, 18 мартта, Казанда сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачак. Шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Казанлылар яратып өлгергән авыл хуҗалыгы ярминкәләре тавыш бирү көнендә һәр сайлау участогы янында оештырылачак», - дип искәртте Варакин.

Сатып алучыларга азык-төлек һәм көнкүреш химиясе товарларының киң ассортименты тәкъдим ителәчәк. Аларның бәяләре дә арзанрак булачак, дип өстәде Башкарма комитет аппараты җитәкчесе.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10