ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бөгелмә шәһәрендә “Зәйтүнә” VI дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак

12 март 2018, 05:00

Бөгелмә шәһәрендә  “Зәйтүнә” VI дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнәчәк.

(Бөгелмә, 12 март, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмә шәһәрендә матур гадәткә әйләнгән VI “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән алып һәм өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелачак, дип яза җирле басма.

Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Конкурсантларның чыгышлары акапелло рәвешендә башкарылачак.

Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәге оештыра.

Фестиваль Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан Татар мәдәният үзәгендә узачак.

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10