ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тукай районында чүплектә эт мәетләре тапканнар

11 март 2018, 16:49

Тукай районында чүплектә эт мәетләре тапканнар Депутатлар Тукай районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесенә аңлатма сорап мөрәҗәгать иткән.

(Чаллы, 11 март, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Тукай районында яшәүчеләр Татарстан бистәсендәге чүплектә яткан эт мәетләрнең фотоларын социаль челтәрдә урнаштырган.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар мәгълүматы буенча, хакимиятнең халык белән җыены алдыннан, бистәдәге һәм тирә-юньдәге этләрне атканнар. Нәтиҗәдә, атылган эт мәетләре бистә чүплегендә табылган.

Халык санитария таләпләрен бозуга канәгатьсезлек белдерә. Әлеге "биоматериал” таркалып, торак пункттагы экологиягә начар йогынты ясарга мөмкин.

Депутатлар Тукай районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесенә, бу очрак буенча аңлатма сорап, мөрәҗәгать иткәннәр. Алар санитария- эпидемиология таләпләрен үтәүгә игътибар итүне һәм бистәдәге чүплекнең законлы рәвештә оыштырылганмы икәнлеген ачыклауны сораган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10