ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Голамәләр дини йолалар турындагы Нигезләмәне яңартачак
VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кураторлар жыя
Владимир Леонов Татарстан спорт министры итеп билгеләнде
Дамир Фәттахов Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышында катнаша

Җәмгыять

“Азәрбайҗан келәме” бренды булдырылачак

11 март 2018, 15:15

Азәрбайҗанның келәм туку сәнгате ЮНЕСКО дөнья мирасы исемлегенә кертелгән һәм әлеге эш дәүләт ярдәмендә башкарыла.

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Президент Илһам Алиев Азәрбайҗанда келәм туку сәнгатен саклау һәм үстерү буенча дәүләт программасын раслаган. 2018-2022 елларга төзелгән план нигезендә Икътисад министрлыгы һәм “Aзерхалча” җәмгыяте “Аzerbaijan carpet” бренды булдыруны һәм үстерүне тәэмин итәргә тиеш, дип хәбәр итә “Анадолу” агентлыгы.

Әлеге программа буенча, өч ел эчендә келәм туку предприятиеләрендә эшләүчеләр саны биш меңгә, келәм туку остаханәләре саны утызга кадәр җитәргә тиеш.

Азәрбайҗанның келәм туку сәнгате ЮНЕСКО дөнья мирасы исемлегенә кертелгән һәм әлеге эш дәүләт ярдәмендә башкарыла. Бүгенге көндә келәмнәр коллекциясе булган дөнья музейларының барысында да Азәрбайҗан келәмнәре саклана.

“Анадолу” агентлыгы белән әңгәмәдә “Aзерхалча” җәмгыяте директоры Видади Мурадов төрки халыклар гасырлар дәвамында келәм туку белән шөгыльләнгән, һәр яңа районда келәм тукуның яңа мәктәбе булдырылган, дип сөйләгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10