ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казан җыелмасы Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында алтын яулады

11 март 2018, 10:54

Татарстан башкаласы җыелма командасы Татарстан буенча ярышларда беренче урынны беренче тапкыр яулады.

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Казан җыелмасы Татарстанның Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында узган чаңгы ярышларында җиңүче булды. Бу хакта социаль челтәрдә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Башкала җыелма командасы ярышларда беренче урынны беренче тапкыр яулады. Җиңүчеләр командасында спорт комитеты белгече Динара Насыйбуллина, башкарма комитет эшләре идарәчесе Марат Сәлахов, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының идарә һәм муниципаль мөлкәт исәбен алу бүлеге җитәкчесе Андрей Рюхов һәм Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының оештыру-кадрлар бүлеге баш белгече Раушания Фазылҗанова катнашкан.

Шәхси ярышларда беренчелекне Динара Насыйбуллина яулаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10