ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Казанда Горький һәм Шаляпин музее эшчәнлеге белән танышачак

10 март 2018, 16:47 , Фото: instagram.com/rusminnikhanov

Татарстан Президенты Казанда Горький һәм Шаляпин музее эшчәнлеге белән танышачак Элек язучы Максим Горькийга багышланган булса, хәзер яңартылган музей җырчы Федор Шаляпин иҗатын да яктырта.

(Казан, 10 март, “Татар-информ”, Оксана Романова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 мартта Казанда берничә атна элек исеме үзгәртелгән Горький һәм Шаляпин музее экспозициясе белән танышыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итте.

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, республика башлыгы 2016 елда үткәрелгән төзекләндерү эшләреннән соң бу музейга беренче тапкыр киләчәк.

“Татарстан Республикасы Президенты музейның 78 еллыгы белән котлаячак, аның коллективы һәм экспозициясе белән танышачак", - дип ачыклык кертте Олеся Балтусова.

12 мартта музейда “Горький укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башлана. Биредә Түбән Новгородтагы Горький музее белән берлектә әзерләнгән күргәзмә дә ачылачак. Бу чараларда Мәскәү, Түбән Новгород, Самара, Алабуга, Чабаксар, Бөек Новгород, Ижевск һәм башка шәһәрләрдән Горький һәм Шаляпин иҗатын өйрәнүчеләр катнашачак.

“Татарстан Президенты килешенә музейның элмә тактасы яңартылды. Хәзер “Горький һәм Шаляпин музее” исемен язу өчен документлар рәсмиләштерелә”, - дип ачыклык кертте музей мөдире Марианна Гаврилова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10