ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кукмара районы Нырты авылында «Вәгазь кичәсе» булып узды

10 март 2018, 06:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмара районы Нырты авылында «Вәгазь кичәсе» булып узды Авыл башлыгы Рафыйк Заһидуллин килгән кунакка һәм авыл халкына рәхмәтен белдерде, хөрмәтле хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.

(Кукмара, 10 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Нырты мәдәният йортында Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев катнашында «Вәгазь кичәсе» булып узды. Кичәне Нырты авылыннан Рәшит хәзрәт башлап җибәрде, сүзне дәвам итеп, Рәдиф хәзрәт вәгазь укыды, дип яза җирле басма.

 

Авыл башлыгы Рафыйк Заһидуллин килгән кунакка һәм авыл халкына рәхмәтен белдерде, хөрмәтле хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. «Шушындый очрашулар ешрак булсын иде, чөнки ул халыкны берләштерә, бер-берсенә миһербанлы итә», - дип тәмамлады ул сүзен.

Төркәш, Чәбья, Дусай, Шепшеңәр, Арбаш авылы хәзрәтләре һәм жыелган халык аны игътибар белән тыңладылар, рәхмәтләрен әйттеләр. Кичә чәй табыны артында төгәлләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10