ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Аксубай районында узган темпо-турнирның зональ этабы җиңүчеләре билгеле булды

10 март 2018, 02:00 , Фото: aksubayevo.ru

Аксубай районында узган темпо-турнирның зональ этабы җиңүчеләре билгеле булды Вилдан Хәмитов һәм Елена Прокопьева шахмат һәм шашка буенча VIII республика темпо турниры җиңүчеләре булдылар.

(Аксубай, 10 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Темпо-турнирның зональ этабы Аксубай районының Яшьләр үзәгендә үтте. Оештыручылар – пенсионерлар союзы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге. Турнирда күрше районнардан килүче көчле уенчылар да катнашты, дип яза җирле басма.

Шашка буенча Вилдан Хәмитов беренче урынны яулады, Елена Прокопьева өченче булды. Команда зачетында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Нурлат районы беренче, Чирмешән икенче һәм Әлки өченче.Аксубай районы өчен Геннадий Горбунов һәм Галина Бобкова да яхшы чыгыш ясадылар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10