ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Көрәш ярышларында тукайлылар сынатмады

10 март 2018, 00:00 , Фото: tukai-rt.ru/

Көрәш ярышларында тукайлылар сынатмады укай районы командасы составында Шилнәбаш, Бәтке, Биклән авыллары, «Татарстан» совхозы бистәсе көрәшчеләре катнашты.

(Тукай районы, 10 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Алабуга шәһәрендә көрәш ярышлары буенча Татарстан Республикасының беренчелеге үтте. Анда 2002-2003 һәм 2004-2005 елгы 498 яшүсмер, шул исәптән 70 команда көч сынашты. Тукай районы командасы составында Шилнәбаш, Бәтке, Биклән авыллары, «Татарстан» совхозы бистәсе көрәшчеләре катнашты, дип яза җирле басма.

75 кг авырлыктагы спортчылар белән ярышып, Комсомолец поселогыннан Данил Миңнеханов (тренеры Т. Хәмәдиев) II урын алды. 65 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасында III урында Бәтке авылы егете Андрей Хәбибуллин (тренеры Р. Мөбарәкҗанов) калды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10