ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе бүләгенә чаңгы ярышында җиңүчеләр бүләкләнде

9 март 2018, 20:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе бүләгенә чаңгы ярышында җиңүчеләр бүләкләнде Ярышларның максаты - спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт белән шөгыльләнүгә өндәү.

(Актаныш, 9 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районының "Бүләк" чаңгы трассасында район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов бүләгенә чаңгы ярышы оештырылды, дип яза җирле басма.

Аның төп максаты - спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү.

Спортчыларны беренчеләрдән булып Энгель Нәвап улы сәламләде, катнашучыларга уңышлар һәм лаеклы җиңүләр теләде ул.

Ярышларда район мәктәпләреннән укучылар катнашты. Берничә сәгатькә сузылган ярышта җиңү яулаган чаңгысөярләргә диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10