ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Самбо ярышларында беренче урын алган Апас кызы бүләкләнде

9 март 2018, 23:00 , Фото: apastovo.ru/

Самбо ярышларында беренче урын алган Апас кызы бүләкләнде Индира Хәсәновага район башлыгының Рәхмәт хаты, 5 мең сумлык сертификат һәм исемле ручка белән кепка бүләк ителде.

(Апас, 9 март, "Татар-информ", "Йолдыз"). Норлат шәһәрендә үткән самбо ярышларында Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе самбочысы Индира Хәсәнова Татарстан Республикасы беренчелегенә көч сынашты. Аңа тиңнәр булмады. Бу юлы ул кызлар арасында үзенең үлчәү категориясендә иң көчлесе буларак танылды, дип яза җирле басма.

Апас данын еракларга таныткан Апас кызын район башлыгы Рәшид Заһидуллин да хөрмәтләде. Аңа район башлыгының Рәхмәт хаты, 5 мең сумлык сертификат һәм исемле ручка белән кепка бүләк ителде. Индираның тренеры – Илгизәр Вәлиуллин шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатына, бүләккә лаек булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10