ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннардан сакланырга өндәп, кисәтү таратты

9 март 2018, 16:34 , Фото: архив/Рамиль Гали

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннардан сакланырга өндәп, кисәтү таратты Алдагы ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр салкыннар көтелә.

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкына салкыннарда саклык чараларын күрү кирәклеген искәртә. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ялларда Татарстан Республикасында урыны белән термометр баганалары 30 градуска кадәр түбән төшәчәк.

Шул сәбәпле, Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы туңудан саклану өчен кирәксезгә урамга чыгудан, балаларны, йорт хайваннарын озаклап урамда йөртүдән һәм ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Мөмкин булганда, табигатьтә озак вакыт йөрүдән дә баш тартырга кирәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10