ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юлда сүнеп калган машинадан олы яшьтәге ханым белән яшь баланы коткарганнар

9 март 2018, 10:46

Әлеге хәл М7 трассасаның 907 чакрымында килеп чыга.

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Татарстанда трассада сүнеп калган машинадан олы яшьтәге хатын-кызны һәм кечкенә баланы коткарганнар, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә ашыгыч хезмәтләрне чакыручы 112 бердәм номерына М7 трассасының 907 нче чакрымында “КИА” автомобиленең сүнеп калуы турында хәбәр килеп ирешә. Машина салонында өч кеше, алар арасында кече яшьтәге бала да була.

Гадәттән тыш хәл урынына 5 номерлы эзләү-коткару хезмәткәрләре килә. Коткаручылар, әби һәм баланы машина белән Яр Чаллы шәһәренә җибәрәләр. Җиңел машина йөртүчесенә эвакуатор чакыралар, ул сүнеп калган машинаны хуҗасы блән Чаллыга алып кайта. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10