ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Пхенчханда XII кышкы Паралимпия уеннары ачыла

9 март 2018, 10:15

Россия уенчылары уеннарда нейтраль байрак астында катнаша.

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Бүген Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә XII кышкы Паралимпия уеннары ачыла. Атлетлар арасында алты дисциплинада 80 комплект медаль уйнатылачак: биатлон, коляскаларда керлинг, чаңгы һәм тау чаңгысы спорт төрләрендә, парлы сноуборд, шулай ук следж-хоккей, дип яза “Интерфакс”.

Ярышларда 48 илнең җыелма командалары катнашачак, шул исәптән Грузиядән һәм Төньяк-Кореядән беренче тапкыр катнашучы командалар булачак.

Паралимпиада талисманы булып Пандаби кара аюы сайланды.

Пхенчханда Россиядән 30 спортчы, шулай ук күзләре начар күрүче паралимпиячеләргә ярдәм итүче алты спортчы чыгыш ясачак. Делегация составына 38 рәсми зат һәм спортчыларны озата баручылар керә.

6 мартта Россиянең спорт министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Россиянең Паралимпия комитеты президенты Владимир Лукин: “Пхенчаханда 2018 елгы Уеннарында нейтраль статуста һәм кыскартылган составта катнашачак Россия паралимпиячылары делегациясе алдында, үзләре турында яхшы фикер калдыру бурычы тора”, - дигән иде. “Нәтиҗәләргә килгәндә, искәртеп үтәм, без беркайчан да безнең спортчыларның нәтиҗәләрен аларның спецификасына карап планлаштырмадык. Шуңа игътибар итәргә кирәк, безнең команда сан буенча ике тапкырга кыскартылды, безнең барлык көчле яклар да күрсәтелмәячәк. Ләкин без команда, үзләренең конкурентлыкка сәләтле булуларын, һәм безнең паралимпия спорты ниндидер манипуляцияләр нәтиҗәсе түгел, ә дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар ярдәмендә үстерелгән паралимпия хәрәкәте икәнен күрсәтерләр, дип ышанабыз”, - дип өстәде ул.

2016 елның августыннан Россия Паралимпия комитеты Халыкара паралимпия комитеты әгъзасы булудан туктады. Ә уеннарга кертелгән спортчылар Пхенчханда Россия байрагыннан, гербыннан һәм гимныннан башка нейтраль формада чыгыш ясаячаклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10