ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан коткаручылары аңын югалткан ир-атны түбәдән төшергән

8 март 2018, 17:15 , Фото: Салават Камалетдинов

Казан коткаручылары аңын югалткан ир-атны түбәдән төшергән Верхоянск урамындагы 71а йорты түбәсен кардан чистарткан вакытта 50 яшьлек ир-атның хәле начарайган.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Казанның янгын-коткару отряды хезмәткәрләре аңын югалткан ир-атны йорт түбәсеннән эвакуацияләгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Верхоянск урамындагы 71а йорты түбәсен кардан арындырган вакытта 50 яшьлек ир-атның хәле начарайган. Бу хакта хәбәр итүче кеше хәле начарайган ир-атта инсульт булырга мөмкин дип фаразлаган.

Урынга тиз арада коткаручылар һәм табиблар килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аңын югалткан ир-атны түбәдән төшереп, табибларга тапшырган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10