ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда ике машина бәрелешкән

8 март 2018, 16:30

ТЭЦ урамындагы 223нче йорт каршында юл һәлакәтендә җиңел автомобиль шоферы зыян күргән.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Казанда ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел автомобиль шоферы зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә ТЭЦ урамындагы 223нче йорт каршында «Деу Нексия» һәм Киров өлкәсе номерлары куелган «Скания» йөк машинасы бәрелешкән.

Җиңел автомобиль шоферын 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре килгәнче үк хастаханәгә озатканнар. Коткаручылар ут капмасын өчен ике машинаның да аккумуляторын өзгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10