ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

33 яшьлек әлмәтленең изоляторда гомере өзелгән

8 март 2018, 20:00

Төзәтү колониясе хезмәткәрләре штраф изоляторында тотылучы 33 яшьлек ирнең мәетенә тап булган.
(Казан, 8 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 33 яшьлек әлмәтленең изоляторда гомере өзелгән, дип яза район газетасы. 
Изоляторда ялгызы гына булган 33 яшьлек әлмәтле Валерий Дергачев үз-үзенә кул салган. 4 март көнне куртка җиңе белән тәрәзә рәшәткәсенә асылынган. Бу хәл Түбән Каманың 1 нче дәвалау-төзәтү учреждениесендә була. ШИЗО камерасына ул шушы көнне генә күчерелгән булган. 10 сәгать 53 минутта аны асылынып торган хәлдә күреп алалар. Үлемнең сәбәбе - механик асфиксия. Ир үләр алдыннан язу калдырмаган. Бирегә ул 27 февральдә Әлмәттән китерелгән булган. 23 гыйнварда аны Әлмәт шәһәр суды наркотикларның законсыз әйләнешендә гаепле дип табып, 1 елга ирегеннән мәхрүм иткән булган. Үз-үзенә кул салу факты буенча тикшерү бара.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10