ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Ак Барс” Хабаровскида җиңү яулады

8 март 2018, 13:18 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

“Ак Барс” Хабаровскида җиңү яулады Казан командасына Гагарин Кубогы плей-оффының икенче раундына чыгарга тагын бер җиңү кирәк.

(Казан, 8 март, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының 2017 - 2018 елгы сезонында плей-оффтагы дүртенче матчын уздырды.

Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында Хабаровскиның “Амур” командасы белән очраша. Дүртенче матч “Ак барс” файдасына 1:3 исәбе белән тәмамланды.

Уенның 12 минутында Ак Барс сакчысы Василий Токранов исәпне ача. Икенче периодның беренче өлешендә Джастин Азеведо өстенлекне ике тапкырга арттыра. Өченче периодта хуҗалар инициативаны үз кулына алырга тырышты һәм бер гол кертә алдылар. Татар тамырлары булган Станислав Галиев уенга нокта куя. Исәп – 1:3. Сүз уңаенннан, Станислав Галиевның плей-оффта 3 алкасы исәпләнә. Бу “Ак Барс” командасының иң яхшы күрсәткече.

Шулай итеп, плей-оффтагы өстенлек "Ак Барс" файдасына – 3:1. Киләсе матч 10 март көнне 17:00 сәгатьтә Казанда узачак.

“Амур” (Хабаровск) – “Ак Барс” (Казан) – 1:3 (0:1, 0:1, 1:1).

Алкаларны Кирилл Рассказов (48), Василий Токранов (12), Джастин Азеведо (26), Галиев (52) кертте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10